Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбриклибез. Сез үзегезне авыр, җаваплы хезмәткә багышладыгыз.  Законлылыкны, хокук тәртибен, милек кагылгысызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән хезмәтегез – район халкының иминлеге  һәм  тынычлыгы  гаранты. Бер генә бәйрәм, бер генә чара да сезнең  актив катнаштан башка узмый. Шуңа  күрә дә кешеләр үзләренә һәм гаиләләренә куркыныч  янаганда, җәмәгать тәртибен бозу күренешләренә юлыкканда иң беренче чиратта сезгә мөрәҗәгать  итәләр. Саба эчке эшләр бүлеге  коллективы республикада алдынгылардан, районыбыз криминоген  яктан тыныч муниципаль берәмлекләрдән  санала. Алга таба да тормыш өчен кайчагында  кискен  булган авыр хезмәтегезне лаеклы үтәрсез дип ышанабыз. Бүлектә хезмәт итүчеләргә һәм милиция ветераннарына ныклы сәламәтлек, озын гомер, күтәренке кәеф  телибез.


Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев