Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Актаныштан гуманитар ярдәм илтүче машина юл һәлакәтенә юлыккан, фура йөртүчесе вафат

5 февраль көнне унынчы тапкыр юлга чыгуы соңгысы булыр дип беребез дә уйламады, диләр актанышлылар

Актаныш районыннан махсус хәрби операциядәгеләргә унынчы тапкыр гуманитар ярдәм озаттылар. 

Кызганычка каршы, йөк төягән машина кичә юл һәлакәтенә юлыккан. Машина йөртүче Алмаз Кашапов вафат булган.

«Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез белән ике арада эзләрне суытмый, беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузган авылдашыбыз Алмаз Кашаповның бүген гомере өзелде.» дип хәбәр итә  «Актаныш» сайты.

Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм алып киткән Батырыбыз Алмаз Кашаповның гомере өзелде

Бу безнең өчен зур югалту. Алмазның урыны оҗмахта булсын. Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашам, сабырлык бирсен Ходай.  Бөртекләп җыелган, Алмазның соңгы гуманитар йөге югалтуларсыз егетләребезгә барып җитәчәк.

ди Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов.  Район башлыгы Ленар Рафак улының кайгы уртаклашу сүзләренә бүген бар халык кушыла. Махсус хәрби операция башлану белән җыелган гуманитар ярдәмне бер куркусыз кайнар нокталарга илткән, солдатларыбызга туган як сәламнәрен, иң кадерле кешеләренең әманәтен исән-сау тапшырган Алмаз абыйга күпме генә рәхмәт сүзләрен әйтсәң дә аз булыр иде. Кичә, 5 февраль көнне унынчы тапкыр юлга чыгуы соңгысы булыр дип беребез дә уйламады" дип уртаклашалар актанышлылар.

Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, сабырлык телибез...

Һәлакәт урыныннан фото https://t.me/chpsaratov  телеграм каналыннан  алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев