Район судында 1969 елгы ир-атка карата ачылган җинаять эше каралды. Ул 27 сентябрьдә 17 сәгатьләр тирәсендә салмыш килеш, бер йортка керә һәм 5 мең сум акча урлап чыга.
Судта ул гаебен тулысынча таный. Кылган гамәлләре өчен үкенүен белдерә. Шулай да җәзаны җиңеләйтүче сәбәпләр табылмады. Суд аны яңадан тәрбияләр һәм төзәлер өчен җәмгыятьтә читләштерергә дигән карарга килде. Ул тулысынча гаепле дип табылды һәм ирегеннән мәхрүм ителде. Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.
Миләүшә Гомәрова,
судья ярдәмчесе.
ФОТО: tumix.ru


Нет комментариев