Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, әлеге җинаятьтә катнашы булган берничә кеше тоткарланган.
Казанның Азино микрорайонында бер төркем яшүсмернең яшьтәшләрен кыйнау факты буенча җинаять эше ачылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.
«Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта тикшерү эше бара», - дип белдерде чыганак.
Чыганак мәгълүматлары буенча, бу җинаятьтә катнашы булган берничә кеше тоткарланган. Кайбер мәгълүматларга караганда, биредә алты яшүсмер хакында сүз бара.
Фото: соцсети


Нет комментариев