Башкортстанда картлар йортында янгында 11 кеше һәлак булган
Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган.
Башкортстанда урнашкан картлар йортында янгын вакытында 11 кеше үлгән. Бу турыда төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Янгын бүген иртәнге өчләр тирәсендә Ишбулдино авылында була. Янгын сүндерүчеләр килгәндә агач бинаның чормасын тулысынча ут чолган алган инде.
Янгынны иртәнге алтылар тирәсендә сүндереп бетерәләр. Дүрт кеше чыгып котыла алган, унбер кеше һәлак булган. Җинаять эше ачылган. Урында тикшерүчеләр һәм полиция эшли.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев