Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Баулыда, укучылар түбәдән кар чистарткан өчен, мәктәп директорына шелтә белдерелде

Баулыда дүрт укучы мәктәп түбәсеннән кар чистарткан видео социаль челтәрләрдә пәйда булды.

Баулыда укучылар түбәдән кар чистарткан өчен, мәктәп директорына һәм директор урынбасарына шелтә белдерелде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Баулыда мәктәп директоры һәм директор урынбасарына шелтә белдерелде. РОНО җитәкчеләренә мәктәп директорларына балаларның иминлеге һәм аларның хокуклары турында тагын бер кат аңлатырга тәкъдим ителде», - дип ачыкладылар министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Социаль челтәрләрдә элек Баулыда мәктәп түбәсеннән дүрт укучы кар чистарткан ролик пәйда булган иде. Кадрларда бер укучының иминият булып торган ниндидер тасмага бәйләнүе күренеп тора. Калган өч малай бернинди иминият каешларыннан башка гына читтә басып тора.
 

Фото: скриншот

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев