Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бөгелмәдә машина белән поезд бәрелешү нәтиҗәсендә алты яшьлек кыз һәлак булган

Машина йөртүче хатын-кыз тимер юл кичүендә светофорның тыелган сигналына чыккан.

Бөгелмә районында тимер юл кичүенә чыккан җиңел машинаны тепловоз бәрдергән. Бу хакта республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

“Кичә көндез Акбаш-Аккүл юлының 4 нче чакрымында 12 модельле “Лада” автомобилен йөртүче 34 яшьлек хатын-кыз тимер юл кичүендә светофорның кызыл утына чыккан. Шул мизгелдә машинаны поезд бәрдергән”, - диделәр Дәүләт автомобиль инспекциясендә.

Авария нәтиҗәсендә, йөртүче хатын-кызны һәм алты яшьлек кызны хастаханәгә алып киткәннәр.

Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, алган яраларыннан кыз бүген иртән вафат булган.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев