Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Буа районында водолазлар югалган балаларның берсенең мәетен сулыкта тапкан

Балаларны эзләү эше хәтта төнлә дә туктатылмаган.

Татарстанда Буа районында водолазлар югалган балаларның берсенең мәетен сулыкта тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрылыгының Татарстан республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлак булган яшүсмернең гәүдәсен су өстенә күтәргәннәр һәм ярга чыгарганнар, аннары полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Икенче баланы эзләү эшләре дәвам итә.


«Татар-информ» кичә республиканың Буа районында Әхмәт авылы янында ике яшүсмер буага су коенырга китеп югалганын хәбәр иткән иде.

Балаларны эзләү эшләре хәтта төнлә дә туктатылмаган. Балалар югалу факты буенча прокурор тикшерү эше башланды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев