Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллы кешесе төрмәгә эләгү өчен, кыйммәтле алкогольле берничә шешә ваткан

Ир-ат автошәһәрнең Үзәк районындагы супермаркетларның берсендә киштәдәге шешәләрне ваткан.

Чаллы кешесе супермаркетта төрмәгә эләгү өчен, кыйммәтле алкогольле берничә шешә ваткан. Бу турыда «Дельта» сак предприятиесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Узган дүшәмбедә 20.10 сәгатьтә «Дельта» үзәк күзәтү станциясе пультына азык-төлек кибетеннән хәвефле сигнал килгән», – диелгән хәбәрдә.

Чакыру буенча килгән сак оешмасы хезмәткәрләре супермаркет эчендә кибет хезмәткәрләренең ир-атны тотып торуларын күреп алган. Урында ачыкланганча, тоткарланучы киштәдән махсус алып ташлап, кыйммәтле алкоголь шешәләрен ваткан. Ир-ат шулай итеп төрмәгә эләгергә теләгән.

Кибеткә полиция хезмәткәрләрен чакырганнар. Ир-атны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Хәзер Чаллы кешесе штраф түләргә тиеш.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев