Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда кулына яшь бала тоткан килеш машина йөрткән анага штраф салганнар

Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре ана кешенең балаларны машинада утыртып йөрү кагыйдәләрен бозуын ачыклаган.

Чаллы прокуратурасы «Едем с сынулей» видеоролигы героинясы өчен җәза билгеләгән. Видеода хатын-кыз руль артында, кулында яшь бала, дип хәбәр иттеләр күзәтчелек ведомствосында.

Прокуратура хезмәткәрләре Чаллыда яшәүче Агина Алтынбаева социаль челтәргә куйган шау-шу куптарган видеороликны өйрәнгән. Ана кешенең балаларны машинада утыртып йөрү буенча юлда йөрү кагыйдәләрен бозуын ачыклаган.

Прокуратура Агина Алтынбаеваны административ җаваплылыкка тартуны таләп иткән. Нәтиҗәдә бу ханым 3 мең сум күләмендә штраф түләячәк.

«Татар-информ» агентлыгы Чаллыда яшәүче ханымны кулына яшь бала тоткан килеш машина йөрткән өчен хөкем итүләре турында хәбәр иткән иде.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев