Чаллыда шелтә белдергән ирне үтергәнче кыйнаган ике үсмерне кулга алалар
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда шелтә белдергән ирне үтергәнче кыйнаган ике үсмерне кулга алалар

Кичә кич Чаллыда 32нче комплекста 49 яшьлек ир-ат яшүсмерләр төркеменә кисәтү ясаган, ә алар аңа йодрык белән ташланган.

Балалар мәйданчыгын чүпләмәгез, дип кисәтү ясаган ир-атны үтергәнче кыйнаган ике яшүсмер тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Кичә кич 32нче комплекста 49 яшьлек ир-ат көнбагыш ашап балалар мәйданчыгын чүпләгән яшүсмерләр төркеменә кисәтү ясаган. Алар аңа йодрыклары белән ташланган.

Ир-атны кыйнаучыларның икесе күрсәтмә бирү өчен полиция бүлегенә китерелгән. Беренчел тикшерүләр буенча, ир-ат йөрәк өянәгеннән үлгән булырга мөмкин.

Хәзерге вакытта хокук саклау хезмәткәрләре әлеге булган хәлне өйрәнә.

Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев