Чирмешәндә 10 яшьлек бала коега төшеп киткән
Баланы тапкан волонтерның бил сөяге сынган.
Чирмешәндә 10 яшьлек малай коега төшеп киткән һәм аздан гына өшеп үлмәгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Узган яшәмбе кичендә полиция бүлегенә авылда бер малайның югалуы турында хәбәр килгән.
Баланы 135нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм 120 волнтер эзләргә чыккан.
Алар малайны Чирмешән елгасы буеннан, урманнан һәм Сабантуй мәйданыннан эзләгән.
Бер сәгать эзләгәннән соң «Чирмешән районы гражданнарны яклау идарәсе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы Юбилей урамындагы өч метр тирәнлегендәге канализация коесына төшеп киткән. Ул малайны шунда тапкан да.
Малай башта ярдәм сорап кычкырган, аннары хәле бетеп кое төбенә яткан. Табиблар әйтүенчә, тагын бер сәгатьтән ул өшеп үлгән дә булыр иде.
Баланы коедан чыгарып табибларга тапшырганнар. Малайны да, аны коткарган чагында бил сөяген сындырган волонтерны да хастаханәгә озатканнар.
Фото: https://business-gazeta.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев