Белем бирү учреждениесендә ОМОН хезмәткәрләре эшли, балаларны бүлмәләргә бикләгәннәр.
«Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булганча, Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче мәктәптә атыш булган, бирегә ашыгыч хезмәт машиналары килгән.
Якынча белешмә буенча, белем бирү учреждениесендә ОМОН хезмәткәрләре эшли, балаларны бүлмәләргә бикләгәннәр.
Агентлык чыганагы мәктәптә атыш булуын әйтте.
Хәзерге вакытта әлеге мәгълүматны тикшерәләр.
Фото: соцчелтәрләр
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев