Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Иннополиста лагерьда ял итүче балалар агуланганнан соң, җинаять эше ачылды

Тикшерүчеләр тиешле документларны алган һәм әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

Иннополиста лагерьда ял итүче балаларның агулану факты буенча җинаять эше ачылды. РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте.

«Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгатылды. Экспертизалар билгеләнде, документлар, шулай ук балалар тукланган кафе һәм ашханәдәге ризыкларның үрнәге алынды», - дип искәртте Андрей Шептицкий.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Иннополиста лагерьда ял итүче дүрт баланың, агуланып, Республика клиник инфекция хастаханәсенә озатылуы хакында хәбәр иткән иде. Балаларның ни сәбәпле агулануын Роспотребнадзор белгечләре тикшерә.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев