Кичә кич белән Түбән Каманың Химиклар проспектындагы йортта бер фатирда ике мәет табылган.
Бу хакта "БИЗНЕС Online"га үз чыганакларыннан билгеле булган. Башлангыч версия буенча, 54 яшьлек ир 31 яшьлек йөкле хатынын үтергән, ә аннары үз-үзенә кул салган. Парның өч баласы булуы билгеле. Тикшерү эше белән Тикшерү комитеты шөгыльләнә.
Фото: pixabay.com
Чыганак: matbugat.ru


Нет комментариев