Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке унынчы яртыда Казан-Алабуга трассасында Хлыстово авылы янында булган.
Татарстанда йөк машинасы белән җиңел машина бәрелешкән. Авариядә ике кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары сөйләде.

Аларның сүзләренә караганда, юл- транспорт һәлакәте кичә кичке унынчы яртыда Казан-Алабуга трассасында Хлыстово авылы янында булган. «КАМАЗ» һәм «Шевроле» бәрелешә. Ике автомобиль дә юлдан кюветка очкан.

«Авария урынында ике кеше — хатын-кыз һәм ир-ат (чит ил машиналары пассажирлары) һәлак була. Җиңел машина йөртүчене һәм тагын ике кешене төрле җәрәхәтләр белән табиблар алып китә», — дип ачыклык кертте шаһитлар.

Фото: шаһитлар
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев