Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

«Камаз-Мастер» кеше таптаган куркыныч мизгел

«КАМАЗ-Мастер»ның бер экипажын, кеше таптаганы өчен, «Дакар-2019» ярышларыннан төшереп калдырганнар. Судьялар гаебе белән безнекеләрнең өч экипажыннан берсе ярышларны вакытыннан алда тәмамларга мәҗбүр.

Андрей Каргинов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» экипажын дисквалификацияләүнең сәбәбе — безнең «КАМАЗ» берсенең аягын таптап киткән. Видеодан күренгәнчә, иптәшләре белән тамашачылар зонасыннан читләшкән берәү узыш машинасы килгәндә аның каршына чыга. Башкалар йөгереп китеп баралар, ә бу кеше, комга батып булса кирәк, егыла. Каргинов экипажы аны, әлбәттә, күрми. Ярый әле тамашачы исән, аягы гына тапталган булып чыкты.

Ләкин хөкемдарлар шушы этаптан соң Каргинов экипажына иң югары җәзаны кулланалар һәм ярышлардан төшереп калдыру турында карар кабул итәләр.

Фото: скриншот

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


«Камаз-Мастер» кеше таптаган мизгел

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев