Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кайнар су агу сәбәпле, Казанның Чуйков урамында хәрәкәт чикләнгән

Бүген көндез Мусин урамындагы мәчет янында кайнар су торбасы тишелгән.

Казанда, кайнар су агу сәбәпле, Чуйков урамында хәрәкәт чикләнгән. Бу хакта “Татар-информ”га шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Төзекләндерү эшләре барышында Бондаренкодан Мусин урамына кадәр барлык төр транспорт өчен хәрәкәт юлы ябылган.

Казан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне үз маршрутларын алдан ук планлаштырып, әйләнеп узу юлларын эзләргә киңәш итә.

Бүген көндез Чуйков һәм Мусин урамнары чатында гадәттән тыш хәл булган. Урамнан кайнар су агуын видеога төшереп, шаһитлар социаль челтәрләрдә урнаштырган. Югары температурада юл билгесе дә, какшап, кайнап торган суга авып төшкән. 

Фото: соц сети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев