Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан-Атабай юлында «Мерседес» автомобиле янып беткән

Һәлакәтнең беренчел сәбәбе – транпорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу.

Татарстанның Лаеш районы юлында «Мерседес» кроссоверы янган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 20.30 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Казан – Атабай автоюлының 46нчы чакрымында «Мерседес» автомобиле януы турында хәбәр килде», - дип сөйләделәр матбугат үзәгендә.

«Нармонка» янгын сүндерүчеләре ут капкан чит ил машинасы янына ун минутта килеп җиткән. Алар янгынны тулысынча сүндергән, әмма автомобильне коткарып калу мөмкин булмаган. Ул янып беткән. Машина йөртүчесе зыян күрмәгән.

Янгын мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән. Һәлакәтнең беренчел сәбәбе – транпорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев