Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан мәктәбендә атучы тоткарланган

Урынга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

Казанның 175нче мәктәбендә балаларга аткан җинаятьчеләрнең берсен тоткарлау мизгеле видеога эләккән.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, һөҗүм итүчеләр икәү булган. 2001 елда туган егет хокук сакчыларына үзе бирелгән, ә икенчесе, агентлык мәгълүматлары буенча, атып үтерелгән.

Икенче видеодан күренгәнчә, һөҗүм итүчедән качып, балалар мәктәп тәрәзәсеннән җиргә сикерә.

«Татар-информ» агентлыгы мәктәптә булган атыш вакытында, якынча мәгълүматлар буенча, балалар һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде. Урынга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев