Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан полициясе ике җәяүлене бәрдергән машина йөртүчеләрен эзли

Фаҗига бер үк көнне Идел буе һәм Мәскәү районнарында булган.

Полиция ике җәяүле зыян күргән юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли, дип хәбәр итә Казан Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.

Кичә “Лада Приора” Усманов урамындагы 5нче йорт каршында 27 яшьлек ир-атны бәрдереп киткән. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән. Җәяүленең ботына зыян килгән.

Шул ук көнне Шәриф Камал урамындагы 15нче йорт каршында тиешсез урыннан чыгучы 24 яшьлек егетне бәрдереп, машина йөртүче шулай ук юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән. Җәяүленең аяк табаны җәрәхәтләнгән.

Казан Дәүләт автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли һәм (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорый. 
 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев