Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан театр училищесын тәмамлаган актер Тимур Миргалимов үле килеш табылган

Вологда балалар һәм яшьләр театры актеры 31 майда өеннән чыгып киткән һәм кайтмаган.

Казан театр училищесын тәмамлаган, Вологда балалар һәм яшьләр театры актеры Тимур Миргалимов 3 июньдә үлгән. Бу хакта театрның “ВКонтакте” битендә хәбәр ителә.

Тимур Миргалимов 31 майда өеннән чыгып киткән һәм шуннан кайтмаган.

Театрда буласы репетициягә ул килмәгән. Хатыны барлык хастаханәләргә, моргларга шалтыраткан, әмма нәтиҗә булмаган. 3 июнь көнне Тимурның коллегалары театрныкы булырга мөмкин фатирларның берсенең ишеген ватып кергәннәр һәм аның үле гәүдәсен тапканнар.

Vologda.Poisk сайты хәбәр итүенчә, төп фаразларның берсе - аның үз-үзенә кул салуы. Моның сәбәбе дип репетициядә сәнгать җитәкчесе белән кеше алдында чыккан үзара низаг булырга мөмкин.

Артистның хезмәттәшләре сөйләвенчә, Тимур соңгы вакытта депрессиядә булган. Полиция тикшерү эшен башлаган.

Тимур Миргалимов Вологда театрында 2009 елдан бирле эшләгән. Бу вакыт эчендә ул 30лап роль башкарган.

Театр коллективы якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев