Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан урамында җиңел машина түбәсенә капланган

"Ватан" спорт комплексы тирәсендә ике машина бәрелешкән.

Казан урамында "Рено" җиңел машинасы түбәсенә әйләнеп капланган. Бу урыннан фотолар һәм видео социаль челтәрләрдә таралды.

Юл һәлакәте Короленко урамында була. "Ватан" спорт комплексы тирәсендә ике машина бәрелешә.

Кадрларда караңгы төстәге "Форд" машинасы күренә, аның артында авария билгесе бар. Аннан бераз читтәрәк "Рено" машинасы ята. Ул түбәсе белән асфальтта тора һәм бер якка хәрәкәтне тулысынча диярлек каплаган.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре һәм имгәнүчеләр турында белешмә ачыклана.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев