Казан янында булган аварияне видеога төшергәннәр
Хәвеф-хәтәр

Казан янында булган аварияне видеога төшергәннәр

Юл-транспорт һәлакәте бүген Биектау районының Казан-Малмыж юлының 35нче чакрымында чыккан.

Шаһитлар Казан янында булган аварияне видеога төшереп, социаль челтәргә урнаштырганнар.

"Мерседес" машинасы белән бәрелешкәннән соң, "Фольксваген" җиңел машинасы юл кырыена төшеп киткән.

Юл-транспорт һәлакәте бүген Биектау районының Казан-Малмыж юлының 35нче чакрымында чыккан. 

Авария нәтиҗәсендә "Фольксваген" йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган һәм ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китерелгән. Һәлакәт турында мәгълүмат ачыклана.

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев