Казан янындагы М 7 трассасында берьюлы ике юл һәлакәте булган
Хәвеф-хәтәр

Казан янындагы М 7 трассасында берьюлы ике юл һәлакәте булган

Авариядә бер ир-ат зыян күргән.

undefined

Республика аша узучы М 7 трассасының Питрәч районы өлешендә кыска гына вакытта бер-бер артлы ике юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары сөйләгәнчә, ким дигәндә ике йөк машинасы, Haval автомобиле һәм Ford җиңел машинасы бәрелешкән.

Аварияне үз күзләре белән күрүчеләр әлегә бер зыян күрүче турында хәбәр итә. Ул – 70-80 яшьләрендәге ир-ат. 

Фото: шаһитлар

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев