Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендә төзелеш мәйданында кран ауган

Һәлакәт нәтиҗәсендә кешеләргә һәм бинага зыян килмәгән.

Казанда Тукай урамындагы төзелеш мәйданында кран ауган. Бу хакта ашыгыч хезмәт номерына 8.45 сәгатьтә хәбәр килде дип сөйләделәр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Коткаручылар бинага да зыян килмәвен ачыклаган. Кран төзелеш корылмасы стенасыннан берничә сантиметр ераклыкта ауган. Техника төзелеш территориясендә һәм өлешчә якындагы кунакханә ишегалдына төшкән.

Якынча мәгълүматларга караганда, биредә көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатының администрация бинасы төзелә.

Техника җирдән пульт белән идарә ителгән. Кранны генераль подрядчының төзелеш компаниясе алачак. Һәлакәт йөкне ычкындырганда балансны бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан булырга мөмкин.

Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү өчен 17 кеше, 5 берәмлек техника, шул исәптә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 7 кеше кеше һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев