Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда 14 яшьлек яшүсмер егетне тимер юлда ток суккан

Бүген көндез Казанда 14 яшьлек яшүсмерне тимер юлда ток суккан. Бу хакта «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига Копылов урамы районындагы тимер юлларда килеп чыга. Урынга янгыннан саклау бүлекчәсенең янгын коткару часте килә.  Ачыкланганча, егет поезд цистернасы өстенә менгән һәм аны ток суккан. Егетнең гәүдәсен җирдә тапканнар.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Казан тимер юлларында яшүсмер үлеме факты буенча тимер юл транспорты эксплуатациясе һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында кешенең үлеменә китерүе турында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының транспортта төбәкара тикшерү үзәк идарәсе хәбәр итә.

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары алып барыла.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-timer-yullarynda-yasusmernen-tok-sugudan-ulemennan-son-inayat-ese-kuzgatylgan-5877356

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев