Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда автоледи юл-транспорт һәлакәтендә борынын сындырган

Бүген иртән Минск урамындагы 12нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булды.

Машина йөртүче кыз Казанда ике чит ил машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә борынын сындырган. Бу хакта «Татар-информ»га Шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 8.40 сәгатьтә Минск урамындагы 12нче йорт каршында ике автомобиль – "ДЭУ" һәм "Хонда" бәрелеште», – диделәр ЮХИДИдә.

Авариядә «ДЭУ»ны йөртүче кыз күпсанлы имгәнүләр алган. «Ашыгыч ярдәм» табиблары зыян күрүченең баш мие селкенүе һәм борыны сынуы турында әйткән.

 

Фото: кадр из видео

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев