Казанда автомобиль әйләнеп капланган
Хәвеф-хәтәр

Казанда автомобиль әйләнеп капланган

Ямашев проспектында 14нче модель «Лада» һәм «Рено Дастер» бәрелешкән.

Казанда бер яшьлек бала утырган автомобиль әйләнеп капланган. Бу хакта Казан шәһәренең Юл-патруль хезмәте полкында хәбәр иттеләр.

«Ямашев урамында 14нче модель «Лада» машина йөртүчесе юл бирмәү сәбәпле, «Рено Дастер» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, көчле бәрелүдән соң, иномарка әйләнгән», — дип сөйләделәр оешмада.

Урынга килгән табиблар «Рено» салонында булган бер яшьлек сабыйга һәм аның 29 яшьлек әнисенә баш мие селкенгән, дип диагноз куйган.

 

Фото: Муниципальная служба полка ДПС Казани

tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев