Юл һәлакәте узган шимбәдә Назарбаев урамында килеп чыккан.
Казанда бала коляскасы тартып юл аша чыгып барганда чит ил машинасы бәрдергән хатын-кыз исерек булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.
«Узган шимбәдә исерек хәлдәге хатын-кыз Назарбаев урамында бала коляскасы тартып тиешле булмаган урында юл аркылы чыгарга уйлаган. Кайсыдыр мизгелдә коляскага «Опель» автомобиле килеп бәрелгән. Хатын-кыз зыян күрмәгән, бала исә җиңелчә тән җәрәхәтләре алган», - дип белдерде чыганак.
«Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хатын-кызга карата исерек хәлдә юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм ата-ана тарафыннан балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча вазифаларны үтәмәгән өчен административ материаллар төзегән», - дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.
Фото: скриншот видео из соцсетей


Нет комментариев