Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда бер машина йөртүче икенчесенә аткан

Видеога эләккән бу хәл бүген иртәнге тугызынчы яртыда ТЭЦ һәм Челюскин урамнары киселешендә булган.

Казанда чит илдә эшләнгән машина йөртүчесенең икенче бер йөртүчегә машина тәрәзәсеннән атуын видеога төшергәннәр. Вакыйга урыныннан кадрлар социаль челтәрләргә урнаштырылган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, бу хәл бүген иртәнге тугызынчы яртыларда ТЭЦ һәм Челюскин урамнары киселешендә булган.

«Иртәнге тугызынчы яртылар тирәсендә Казанда яшәүче 29 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, «Шкода» шоферы аның ягына пистолетка охшаган әйбердән аткан», – дип сөйләделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Атуның травматик коралдан ясалуы ачыкланды. Шаһитлар сүзләренә караганда, ир-атның яңагы җәрәхәтләнгән.

«Юл-транспорт һәлакәте урынына ашыгыч ярдәм машинасы килде. Зыян күрүчегә ярдәмне урында күрсәттеләр, ул госпитализацияләнүдән баш тартты», – дип хәбәр иттеләр агентлыкка Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары атучыны тоткарлау буенча чаралар үткәрә.

Фото: скриншот видео

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев