Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда биш катлы йорттагы янгыннан 43 кешене, шул исәптән 6 баланы коткарганнар

Фаҗигадә зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Казандагы биш катлы йортта чыккан янгыннан кырыктан артык кешене эвакуацияләгәннәр, алар арасында 6 бала да бар. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

соцсети

Бүген 9:50 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Дәрвишләр бистәсенең Тынычлык урамында биш катлы йортның өченче катында фатир януы турында хәбәр итәләр.

ГУ МЧС России по РТ

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр агулы кара төтеннең бөтен подъездны томалап алуын ачыклый.

соцсети

Йорттан 43 кеше чыгарылган, алар арасында 6 бала да булган. Йорттан дүрт кешене махсус битлек кидертеп алып чыкканнар.

ГУ МЧС России по РТ

10:23 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Янгын мәйданы 35 квадрат метрны тәшкил иткән.

соцсети

Фаҗигадә беркем дә зыян күрмәгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев