Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда «ГАЗель» зур тизлектә автобуска бәрелгән

Юл-транспорт һәлакәте сәбәпле, Горький шоссесында зур бөке хасил булган.

Бүген иртән Горький шоссесында Казаннан чыкканда «ГАЗель» һәм автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Зур тизлектә килгән йөк машинасы автобус артына бәрелгән. Бәрелешүдән соң «ГАЗель»ның кабинасы яньчелгән. Бу «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары җибәргән видеода күренә.

Шаһитлар сүзләренчә, йөк машинасы йөртүчесе зыян күргән булырга мөмкин. Юл һәлакәте сәбәпле, юлның бу өлешендә зур бөке хасил булган.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр турындагы мәгълүматны ачыклыйлар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев