Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда исерек шофер METRO кибете янында коймага бәрелгән

Хәзер кагыйдә бозучының машинасын штрафстоянкага озатачаклар, ә үзен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.

Казанда исерек машина йөртүче, юлдан читкә чыгып, METRO кибете янында коймага килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан юл-патруль хезмәте полкы Муниципаль хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Вахитов урамында 34 яшьлек «Лада» автомобиле йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читенә чыккан һәм тимер коймага килеп бәрелгән. Авариядә беркем дә зыян күрмәгән.

Урынга килгән ЮХИДИ инспекторлары, ир-атны тикшергәч, машина йөртүченең аек булмавын ачыклаган. Моны алкотестер да раслаган.

Хәзер кагыйдә бозучының машинасын штрафстоянкага озатачаклар, ә үзен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.



Казан юл-патруль хезмәте полкы Муниципаль хезмәтендә искәртүләренчә, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпчеләреннән берсе – исерткеч эчемлек куллану. 

Фото: Инстаграм Муниципальной службы полка ДПС Казани

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев