Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда Кызыл автобус һәм ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә кешеләр зыян күрде

Һәлакәт бүген көндез Зәкиев урамында булды.

Казанда кызыл автобус һәм ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә кешеләр зыян күрде, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га  шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

"Бүген 14:31 сәгатьтә Зәкиев урамында автобус һәм ике җиңел автомобиль бәрелеште", – дип аныкладылар Казан Дәүләт автоинспекциясендә. 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә кызыл автобус һәм ике җиңел автомобиль - "Форд" һәм "Лада" катнашкан. Бәрелүдән автобус юл аркылы борылып, берьюлы ике хәрәкәт полосасын да каплады. Юл участогындагы һәлакәт аркасында зур бөкеләр хасил булды.

Авария вакытында кешеләр зыян күргән дип хәбәр ителә. Зыян күрүчеләр саны тәгаенләнә.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев