Казанда рейс автобусы мәчеткә килеп бәрелгән
Хәвеф-хәтәр

Казанда рейс автобусы мәчеткә килеп бәрелгән

Һәлакәт вакытында автобуста йөртүче һәм кондуктор гына булган.

Казанда рейс автобусы Тукай һәм Камал урамнары чатындагы мәчеткә килеп кергән, дип хәбәр итә Казан автоинспекциясе.

68нче маршрут автобусы идарәне югалтып, мәчет бинасына килеп бәрелгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә зыян күрмәгән. Һәлакәт вакытында автобуста йөртүче һәм кондуктор гына булган.

Һәлакәт урынында хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев