Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда шаһитлар һәлакәттән соң, рельстан чыгып, юлны каплаган трамвайны видеога төшергән

Һәлакәт бүген кич Киров дамбасында килеп чыккан.

Казанда шаһитлар юл-транспорт һәлакәтеннән соң, рельстан чыгып, юлны каплаган трамвайны видеога төшергән.

Беренчел мәгълүматларга караганда, һәлакәт бүген кич Киров дамбасында булган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә трамвай һәм җиңел автомобиль бәрелешкән. Җәмәгать транспорты бәрелүдән рельстан чыгып киткән һәм ике хәрәкәт полосасын тулысынча каплаган.

Дамбадагы һәлакәт аркасында җитди бөкеләр барлыкка килгән. Җәмәгать транспорты һәм автомобильләр хәрәкәте ике якка да кыенлашкан.

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев