Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда таныш булмаган кешегә пычак белән янаган ир-атны росгвардиячеләр тоткарлаганнар

Яшь ир-ат Җиңү проспектындагы кибетләрнең берсендә 37 яшьлек кеше белән бәхәсләшкән.

Казанда росгвардиячеләр таныш булмаган кешегә пычак белән янаган ир-атны тоткарлаган. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

20 яшьлек егет һәм 37 яшьлек ир-ат арасында бәхәс Җиңү проспектындагы кибетләрнең берсендә төн уртасы тирәсендә килеп чыккан. Баштан егет таныш түгел кеше белән ачуланышкан, аннан пычак чыгарып, үтерү белән яный башлаган.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан урыннан егет машинага утырып качкан. Зыян күргән ир-ат росгвардиячеләргә аның машина номерын әйткән. 9нчы модельле “Лада”ны тиздән тапканнар һәм егетне тоткарлап, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Әлеге факт буенча “Үтерү белән янау” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Фото: Росгвардия РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев