Казанда трамвай автобусны бәрдергән
Хәвеф-хәтәр

Казанда трамвай автобусны бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте Ершов һәм Космонавтлар урамы чатында булган.

Казанда  Ершов һәм Космонавтлар урамы чатында трамвай белән автобус бәрелешкән. Социаль челтәрләрдә әлеге юл-транспорт һәлакәте видеосы чыкты.

Шаһитлар сүзләренчә, трамвай, тормозы ватылып, автобуска килеп бәрелгән.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар, шулай ук, һәлакәт нәтиҗәсендә ике пассажир - ир-ат һәм хатын-кыз имгәнүе турында хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте турында тулырак мәгълүматлары ачыклана.

Фото: скриншот

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев