Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда трамвай юлына чыгып киткән иномарка йөртүчесе имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәте Җиңү проспекты буенча 78нче йорт каршында төнге сәгать өчләрдә булган.

Казанда төнлә «Хендэ» машинасы тизлеген арттырып, идарәне югалткан һәм трассадан трамвай юлларына чыгып киткән. Машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Авария Җиңү проспекты буенча 78нче йорт каршында төнге өчләрдә булган. Машина йөртүче, мөгаен, тайгак юлда идарә итә алмаган һәм рельсларга килеп кергән булуы ихтимал. Ватылган бампер һәм фараларга караганда, иномарка башта нәрсә беләндер бәрелешкән.

«Урынга ашыгыч ярдәм табиблары килеп җитте, алар зыян күргән кешене карап, хастаханәгә алып киттеләр», - дип сөйләделәр вакыйга шаһитлары.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев