Кызны кома хәлендә Казан 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә китергән булганнар.
Тугызынчы каттан егылып төшкән кыз Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кыз хастаханәгә бик авыр хәлдә китерелгән, реанимациядә комада яткан. Ул алган имгәнүләрдән 15 сәгать 45 минутта үлә», – дип ачыкладылар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
- «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Казанның Яңа Савин районындагы йортның тугызынчы каттагы тәрәзәсеннән бер кызның подъезд козырегына егылып төшкәнен, аның исән калуын хәбәр иткән иде.

Фото: ГУ МЧС России по РТ


Нет комментариев