Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Ибраһимов проспектында булган.
Казанда яшәүче хатын-кызны, юл аша йөгереп чыкканда, троллейбус таптаткан. Бу турыда шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Ибраһимов проспектында 35 нче йорт янында булган. 54 яшьлек хатын-кыз тиешсез урында юл аша йөгереп чыкмакчы булган», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.
Зыян күргән ханымның башы имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар.
Фото: pixabay.com


Нет комментариев