Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда югары урындагы ике полиция хезмәткәре ришвәт алган өчен тоткарланган

Әлеге хокук бозу очрагы буенча Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә тикшерү эше башланган.

Казанда югары урында эшләүче ике полиция хезмәткәре ришвәт алган өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Алдагы көндә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе оператив-эзләү бүлеге хезмәткәрләре Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе белән берлектә 2 полиция хезмәткәрен тоткарлаган. Аларның авыр җинаять эшен җиңелрәк җинаять эше дип үзгәртеп исемләвенә карата дәгъва белдерелә.

 

Бүген Яңа Савин районы суды “Гвардия” полиция бүлеге тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ленар Галәвовны 2 айга (1 октябрьгә кадәр) кулга алу турында карар чыгарган.
Прокурор, шикләнелгән затның тикшерүдән качарга мөмкинлеген исәпкә алып, аны сак астына алуны таләп иткән. Дәүләт гаепләүчесе фикеренчә, Галәвов аеруча авыр җинаять кылган.

Галявов үз гаебен таныган һәм үкенүен белдергән. Гаепләнүченең адвокаты бу карар белән риза түгел, аның качарга мөмкин булуы турында дәлил юк, дип белдерә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Гыйльванов бу эштә арадашчы ролен үтәгән. Агымдагы елның май аенда ул машина урлауда шикләнелгән заттан 390 мең сум акча алган һәм полиция бүлегенең тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары 37 яшьлек Ленар Галәвовка биргән. Аннары ул шикләнелгән затны сак астыннан азат итү өчен аның  апасыннан тагын 640 мең сум таләп иткән.

Фото: Елена Кривопатре

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев