Хәвеф-хәтәр

Казанда юлга йөгереп чыккан баланы автомобиль таптаткан

Бала мәктәпкә үзе генә барган.

Бүген 7.40 сәгатьтә Казанның Ш.Усманов урамындагы 27нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Якынча мәгълүматлар буенча Renault автомобиле йөртүчесе иминлек тизлеген сайламаган һәм 9 яшьлек укучы малайны таптаткан. Ул юл кырыенда туктап торган машина артыннан йөгереп чыккан», — дип сөйләде Каханның ЮХИДИнең имин юл хәрәкәтен пропагандалау бүлегенең өлкән инспекторы Эльмира Әхмәтшина.

Бала мәктәпкә үзе генә барган.

Медиклар баланың имгәнгән урыннарын ачыклаган. Бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен тикшерәләр. 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев