Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда зур тизлектә баручы автомобиль самокатлы баланы бәрдергән

Бала машина капотында берничә метр барган.

Казанда зур тизлектә баручы автомобиль самокатлы баланы бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте видеосы социаль челтәрдә чыкты.

Һәлакәт бүген көндез Идел буе районының Кол Гали урамында булган.

Видеода баланың җәяүлеләр юлына чыгуы, самокатка басуы һәм юл аша чыгарга омтылуы күренә. Шул вакытта аны җиңел машина бәрдереп китә. Бала машина капотында берничә метр бара, аннары автомобиль тәгәрмәче астына эләгә.

Агентлыкка үз чыганагы хәбәр иткәнчә, зыян күрүчене тәгәрмәч астыннан алганнар һәм хастаханәгә озатканннар. Хәзер бала табиблар күзәтүе астында.

Әлеге  җәяүлеләр юлын кемдер ясап куйган һәм ул чын “зебра” түгел, дип тә хәбәр итә чыганак. Аның шулай икәнлеген җәяүлеләр юлы турында кисәтү билгесе булмау да дәлилли.

 

Фото: скриншот видео youtube.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев