Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казандагы шәхси йортта чыккан янгында ир-атның гомере өзелгән

5нче янгын-коткару хезмәткәрләре килгәндә, ялкын телләре йортның чормасын һәм бер бүлмәне ялмап алган, калган бүлмәләр куе төтен белән тулган була.

Казанның Армавир урамында шәхси йортта чыккан янгында ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез 112 бердәм номерына Авиатөзелеш районының Армавир урамындагы 44нче йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

5нче янгын-коткару хезмәткәрләре килгәндә ялкын телләре йортның чормасын һәм бер бүлмәне ялмап алган, калган бүлмәләр куе төтен белән тулган була.

Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр идәндә яткан 59 яшьлек ир-ат мәетенә юлыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аны урамга алып чыгып, табибларга тапшырган.

Янгынның гомуми мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән. Ут йорт җиһазларын, хуҗаның әйберләрен, шулай ук чорманың бер өлешен юк иткән. Янгын ут белән саксыз эш итүдән чыккан дип фаразлана.

Күршеләр әйтүенчә, йорт хуҗасы берүзе яшәгән һәм фаҗига булган көнне аңа беркем дә килмәгән. Ир-ат тәмәке тарткан һәм беркайда да эшләмәгән. Коммуналь хезмәтләргә түләмәгәнлектән, өйдә электр уты да, газ да булмаган. 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев