Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казандагы «Сувар Плаза» сәүдә үзәгенең өске катында идән ярылган

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә бинадан персонал һәм сатып алучыларны эвакуацияләргә туры килгән.

Казандагы «Сувар Плаза» сәүдә үзәгенең өске катында идән ярылган. Кулланучылар шуның видеосын социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә урнаштырган.

Кадрлардан күренгәнчә, коридорда идән берничә урыннан ярылган. Сәүдә үзәге хезмәткәрләре һәм сатып алучылар бинадан чыгу юлына ашыга. Видеоны төшерүче ир-ат әйтүенчә, гадәттән тыш хәл «Сувар Плаза» сәүдә үзәгенең 10нчы катында булган.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев