Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге балалар мәйданчыгында беседка янган

Янгын кичә кичке җиделәр тирәсендә Дәрвишләр бистәсенең Тополь урамындагы паркта чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ут белән көрәшүчеләрнең Казанның Дәрвишләр бистәсендә янгын чыккан балалар мәйданчыгына бик озак баруы турындагы мәгълүматны кире какты.

Социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеода Дәрвишләр бистәсендәге балалар мәйданчыгында беседка януы сурәтләнгән. Әлеге видеороликның авторы янгын сүндерүчеләргә берничек тә шалтырата алмавын һәм янгын бүлегенең әлеге мәйданчыктан нибары 100 метр ераклыкта урнашуын әйткән.

«Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Тополь урамында беседкада янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 18.58 сәгатьтә килгән. Ике минут үтүгә үк коткаручылар урынга барып җитеп, янгынны алты минут эчендә сүндергән.

Матбугат хезмәтендә шулай ук янгын хезмәтенең парктан 700 метр ераклыкта (видеоролик авторы раслаганча, 100 метрда түгел) урнашуын да искәрттеләр.

Фото: скриншот видео из соцсетей

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X