Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Казанның Мәскәү районында ике трамвай бәрелешкән, бер пассажир зыян күргән

    Юл-транспорт һәлакәте Соловки юнгалары урамында булган.

    Казанның Мәскәү районында ике трамвай бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

    «Соловки юнгалары урамында 1нче маршрут трамваен икенчесе «куып җиткән». Авария нәтиҗәсендә бер пассажир зыян күргән», - дип белдерде алар.

    Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган хатын-кызга табиблар амбулатор дәвалау билгеләгән.

    Фото: очевидцы

    tatar-inform.tatar

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: