Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның Салмачы бистәсендәге юл һәлакәте

Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән.

Кичә Казанның Салмачы бистәсендә булган һәлакәтнең видеосы чыкты.

Якынча мәгълүматлар буенча, ике автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәте кичә көндез булган.

Видеоязмада ике автомобильгә дә нык зыян килгәнлеге күренә. Ак автомобиль, бәрелешү нәтиҗәсендә, кюветка очкан һәм тимер өеменә әйләнгән.

"Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, һәлакәттә ике кеше зыян күргән. Аларны "Ашыгыч ярдәм" машинасында Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев